Хасаншаихская сельская библиотека - филиал № 48

"Укы, үкенмәссең!" Әңгәмә-тәкъдим

Китап уку айлыгы кысаларында китапханә 7 нче, 8 нче сыйныф укучыларын каршылады. Балаларга “Укы, үкенмәссең!” дип исемләнгән китап күргәзмәсе тәкъдим ителде. Күргәзмәдә хәзерге заман авторларының китаплары да, татар, рус һәм чит ил язучыларының классик әсәрләре дә урын алган иде. Күргәзмәгә күзәтү үткәрелде, шулай ук китапханә фондында булган иң яхшы, иң кызыклы әдәбият турында да әңгәмә үтте. Әңгәмә тәмамланганнан соң балалар үзләренә ошаган китаплар сайладылар.