Хасаншаихская сельская библиотека - филиал № 48

“Матурлыкка сәяхәт” Картина буенча әңгәмә

26 май көнне китапханә башлангыч сыйныф укучыларын  бөек рус рәссамы, оста пейзажист Иван Иванович Шишкиннның  картиналар залына виртуаль сәяхәткә чакырды. И.И.Шишкинның картиналарында табигать күз алдына җанлы итеп килеп баса. Аның әсәрләренә караган саен карыйсы гына килә. Ул җәй фасылын бик яраткан. Шуңа да картиналарыннан күренгәнчә, рәссам кыш, көз айларына бары берничә эшен генә багышлый. Дәресебез барышында рәссамның иҗаты һәм тормышы турында күп кенә мәгълүмат белдек, балаларның  фикерләре белән уртаклаштык. Кызыклы да, файдалы да дәрес-сәяхәтебез бик җанлы үтте.

27 бала катнашты.