Хасаншаихская сельская библиотека - филиал № 48

“Муса абый-балаларның якын дусты”

14 февраль Хәсәншәех авыл китапханәсендә  Герой шагыйрь Муса Җәлилнең 113 еллыгы уңаеннан “Муса абый-балаларның якын дусты” дигән тема астында искә алу көне узды. Безгә кунакка мәктәпкәчә яшьтәге балалар килгән иде. Кичә барышында язучының иҗаты, тормыш юлы турында презентация карадык, шигырьләрен укыдык, аның сүзләренә язылган җырларны җырладык. Чара ахырында китапханә белән якыннан таныштык, төрле уеннар уйнадык. Һәм тагын  очрашырга сүз куешып саубуллаштык.