Хасаншаихская сельская библиотека - филиал № 48

“Китапны яратыгыз!” Китапханә дәресе

Безнең китапханәдә китапның абруен күтәрү һәм балаларны китап укуга тарту максатыннан төрле чаралар уза. Шул уңайдан оештырылган китап уку айлыгы кысаларында да китапханәбездә күпкырлы, файдалы чаралар үтте. Чираттагы очрашуыбыз 4 февральдә булды. Чарага 3 нче сыйныф укучылары килде. Максатыбыз укучыларны китап төзелеше белән таныштыру, китап сайлау, китап белән мөстәкыйль эшләү буенча беренче күнекмәләр бирү. Чара ахырында балалар дәрестә алган мәгълүматларын ныгытып, тест сорауларына җавап бирделәр һәм өйдә уку өчен китаплар сайлап алдылар.

Балалар! Китапны яратыгыз, укыгыз, китапханәләргә йөрегез, бәйгеләрдә катнашыгыз, җиңүләр яулагыз!