Хасаншаихская сельская библиотека - филиал № 48

“Әйдәгез бергәләп укыйбыз!” Балалар бакчасына библиодесант

Хәсәншәех авыл китапханәсе инде күп еллар балалар бакчасы белән актив хезмәттәшлек итә. Без китап укуга кызыксынуны, китапка мәхәббәтне төрле ысуллар аша тәрбияләргә тырышабыз: геройларның эш-гамәлләре турында фикер алышып кычкырып укулар, уеннар, викториналар, яңа китаплар күргәзмәсенә обзорлар һәм башкалар. Чираттагы очрашуыбызда нәни дусларыбыз татар һәм рус телләрендәге матур бизәлешле, бай эчтәлекле китаплар дөньясына чумдылар. Аралашу вакытында без әдәп кагыйдәләре белән таныштык, элек укыган әкиятләрне сәхнәләштертереп күрсәттек, эчтәлеген сөйләдек, күңелле бармак уеннары уйнадык. Балалар бакчасы тәрбиячеләре дә инде күп еллар китапханәбезнең даими укучылары. Безнең тугры укучыларыбыз булганыгыз өчен рәхмәт сезгә!

Ә киләсе очрашуны без китапханәдә билгеләдек.