Хасаншаихская сельская библиотека - филиал № 48

Безнең китап укучыларыбыз “Әдәби марафон”да катнаша

Әдәби марафонда  (#әдәби марафон)-ВКонтакте социаль челтәре кысаларында үткәрелә торган онлайн-проектта безнең китап укучыларыбыз да катнаша. Әлеге проект Татнетны үстерү фонды һәм Татарстан китап нәшрияты белән бергә оештырыла. Бәйгенең ешлыгы-квартал саен. 21 көн китап укып, иң кызыклы, матур урыннарны Интернет челтәрендә “ВКонтакте” битенә урнаштырып барасы.   Аның максаты-марафончыларда көн саен татарча китап уку теләге барлыкка китерү. 1-21гыйнвар көннәрендә үткән марафонның җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы 17 февральдә узачак. Киләсе марафон 1 апрельдә башлана. Әйдәгез, дуслар! Россиякүләм “Әдәби марафон”да бергәләп катнашыйк! Сезне китапханәдә көтеп калабыз һәм уңышлар телибез!