Хасаншаихская сельская библиотека - филиал № 48

“Язлар безгә җиңү китерде” Әдәби-музыкаль кичә

8 май көнне Хәсәншәех авылы мәдәният йортында Бөек Җиңүнең 71 еллыгы  уңаеннан бик матур бәйрәм кичәсе үтте.

 Без ел саен авылдашларыбызның Бөек Ватан сугышы елларында кылган батырлыкларын хөрмәт һәм соклану белән искә алабыз. Матур шигырьләр, җырлар, биюләр белән аралашып барган бәйрәм хәтирәләрне яңартты, күңелләрнең иң нечкә кылларына кагыла торган, дулкынландыргыч үтте. Кичә тәмалангач, хәтта ир-атлар яшь аралаш, рәхмәтләрен җиткерделәр.