Хасаншаихская сельская библиотека - филиал № 48

“Ленинград. Блокада. Батырлык” Патриотик сәгать

27 гыйнварда ил Ленинград блокадасын өзүгә 75 ел тулуны билгеләп үтә. Шушы истәлекле дата уңаеннан Хәсәншәех авыл китапханәсе “Ленинград. Блокада. Батырлык” исемле патриотик сәгать әзерләде һәм үткәрде. Бөек Ватан сугышы тарихында Ленинград блокадасы-иң аянычлы вакыйгаларның берсе.  Ачлык, үлем, бомбага тоту... Ленинград блокадасының  һәр көне батырлык булды, ул беркайчан да хәтердән уелмас. Чарабызның максаты-Ленинград блокадасы турында сөйләшү, үткәннәрне барлау, батырларны искә алу, патриотик хисләр тәрбияләү. Әңгәмә презентация белән үрелеп барды. Очрашу ахырында балалар өйдә уку өчен китаплар сайладылар. Чарада 4-5 сыйныф укучылары катнашты.