Хасаншаихская сельская библиотека - филиал № 48

“Хәтер һәйкәлләре” Тантаналы митинг

Һәйкәл-ялкын ул,

Һәйкәл-сагыш ул,

Һәйкәл-батыр ул,

Һәйкәл-хәтер ул.

"Үлемсез полк”  акциясе кысаларында мәктәп укучылары кулларына Бөек Ватан сугышы геройларының портретларын, чәчәкләр һәм шарлар тотып, Җиңү паркына юл тоттылыр. Әнә шулай ел саен Бөек Ватан сугышы батырлары хөрмәтенә салынган һәйкәл янына җыелабыз.

7 май көнне Хәсәншәех авылында  Җиңүнең 71 еллыгына багышланган тантаналы митинг булып узды. Бәйрәмдә сугыш ветераннары, тыл батырлары, хуҗалык җитәкчеләре, авыл халкы катнашты. Мәктәп укучылары каһарманнар истәлегенә һәйкәл каршына чәчәкләр салдылар, искиткеч бәйрәм концерты бүләк иттеләр.  Ветераннар өчен бәйрәм табын артында дәвам итте.