Хасаншаихская сельская библиотека - филиал № 48

“Театр сәнгатенә нигез салучы” Күргәзмә-фикер алышу

Татар драматургиясенә һәм татар театрына нигез салучыларның берсе Галиәскәр Камалның тууына гыйнвар аенда 140 яшь тулды. Инде йөз елдан артык аның әсәрләре сәхнәдән төшми һәм яратып кабул ителә. Шул уңайдан безнең китапханәдә “Татар сәнгатенә нигез салучы” дигән китап күргәзмәсе оештырылды һәм күргәзмә буенча фикер алышу үткәрелде.