Китапханәдә чыршы бәйрәме
Арча үзәк китапханәсендә ел саен балалар һәм өлкәннәр өчен яңа ел чаралары үткәрелә. 29 декабрь көнне китапханәдә Яңа ел бәйрәме үткәрелде, анда балалар әти-әниләре белән килгән иде. Мин дә өч оныгым белән бу бәйрәмнең кунаклары булдым. Бәйрәм ахырына кадәр шатлык, күңел күтәренкелеге хөкем сөрде. Димәк, бәйрәм уңышлы узды!