Хасаншаихская сельская библиотека - филиал № 48

Безнең китапханә

Хәсәншәех авыл китапханәсе Космонавтлар урамы, 20 нче йортта урнашкан. Безнең китапханә якты һәм уңайлы. Халкыбызның гореф-гадәтләрен, йолаларын өйрәнүгә, саклауга, торгызуга әһәмият бирү китапханәбездә сакланган традицияләрнең берсе. Күп еллар эш дәверендә төбәкне өйрәнү, патриотик тәрбия бирү, сәламәт яшәү рәвешен пропогандалау темалары безнең китапханәдә үзәк урынны алып тора. Хәсәншәех авылы кызыклы, талантлы, күренекле кешеләре белән данлыклы.  Биредә әледән әле төрледән-төрле чаралар, очрашулар уза. Китапханә авылның иң күркәм урыны санала, төп информация үзәге  булып тора. Җирле идарә органнары, белем бирү, мәдәният, җәмәгать оешмалары белән хезмәттәшлек итә. Китапханә даими рәвештә яңа үсеш юлларын эзли: китап һәм укуны популярлаштыру мәсьәләләрендә хезмәттәшләренең тәҗрибәсен өйрәнә, эштә инновацион ысуллар куллана, үз электрон продуктларының базасын булдырды. Ел саен китапханә 500 дән артык кешегә хезмәт күрсәтә. Китапханәбезгә  төрле яшьтәге укучылар да бик теләп йөри.