Хасаншаихская сельская библиотека - филиал № 48

“Безнең күңелләрдә син, Тукай!” Әдәби тематик кичә

Бездә бөек шагыйребез Габдулла Тукайның 130 еллыгы уңаеннан күп санлы чаралар булып үтте.  29 апрель көнне  үткән “Безнең күңелләрдә син, Тукай!” исемле әдәби тематик кичә фәкыйрьлек җафалары күргән даһиның сабый чакларын сәхнәләштерелгән тамаша белән башланып китте. Берсеннән-берсе матур әсәрләреннән өзекләр күрсәттеләр.  Тукайның иң яратып уйный торган уенын да уйнадылар.  Укучылар шагыйрьнең тормыш юлын яктырткан викторина сорауларына да бик теләп һәм дөрес  җавап бирделәр. Әдәби кичә презентация ярдәмендә барды. Чара балаларга бөтенләй яңача тәэсир итте, шагыйрьнең тормышы, иҗаты турында  тагын да күбрәк белергә кызыксыну уятты. Әлеге кичә алар күңелендә озак сакланыр.