Хасаншаихская сельская библиотека - филиал № 48

“Тукай бәйрәме”

26 апрель Хәсәншәех “Ромашка” балалар бакчасында Габдулла Тукайның туган көненә багышланган кичә үтте. Бу кичәгә алар китапханә һәм мәдәният йорты хезмәткәрләрен дә чакырды. Балалар Г.Тукайның “Кызыклы шәкерт”, “Туган тел”, “Гали белән кәҗә” һәм башка шигырьләрен матур итеп сөйләделәр, җырларын башкардылар.”Бала белән күбәләк”, “Су анасы” , "Шүрәле"әсәрләрен сәхнәләштереп күрсәттеләр. Бик матур итеп дискотека да ясап алдык. Кичәбез китапханәгә кайткан яңа китапларны тәкъдим итү белән дәвам итте. Г.Тукайның “Су анасы”, “Кисекбаш” әкиятләрен карадык. Чара бик күңелле үтте, тагын кунакка чакырып калдылар.