Хасаншаихская сельская библиотека - филиал № 48

“Ут белән сак булыйк!” Әңгәмә + викторина

Янгын куркынычсызлыгы айлыгы кысаларында Хәсәншәех төп гомуми белем бирү мәктәбенең актлар залында башлангыч сыйныф укучылары өчен “Ут белән белән сак булыйк!" дип исемләнгән әңгәмә + викторина үтте. Чара барышында янгын вакытында үз-үзеңне тоту, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре турында сөйләштек, инструктаж үткәрдек, янгын турында табышмаклар әйттек. Чара ахырында укучылар “Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре” буенча викторина сорауларына җавап бирделәр.