Хасаншаихская сельская библиотека - филиал № 48

“Китапханәдә кунакта” Очрашу

Бүген, 4 декабрь көнне Хәсәншәех авыл китапханәсе инвалидлар декадасы кысаларында инвалид-укучы Нуриева Гөлнурны үзенә кунакка чакырды. Ул балачактан инвалид, аңа 40 яшь. Гөлнур безнең китапханәбезнең даими укучысы, китапханәгә инде ул 25 елдан артык йөри. Китапларны ул үзенә, энесе, әнисенә укырга ала. Үзе өчен матур рәсемле балалар китаплары сайлый. Китапларны аңа әнисе укый. Ул китапханәгә килгән саен җыр китабы алмый калмый, чөнки алар әнисе белән өйдә җырларга яраталар икән. Гөлнур китаплар карап, аларны өйгә алып кына калмый, без аның белән серләшәбез, хис-кичерешләре, шатлыклары, борчулары белән дә уртаклаша ул. Шөкер, авыл халкы да аның белән ягымлы, игътибарлы. Бу чакыруга Гөлнур бик сөенде һәм чын күңелдән рәхмәт укыды. Әнә шундый ихлас, рәхәт очрашу булды ул.