Хасаншаихская сельская библиотека - филиал № 48

Китапханәбезнең иң өлкән укучысы

Рәзинә апа китапханәбезнең иң өлкән укучысы, даими укучысы. Буш вакытларында китап укырга ярата, шулай ук шигырьләр дә яза ул. Китапларны мин Рәзинә апаның соравы буенча өенә илтәм. Ул тарихи, хатын-кыз романнары, сугыш турында, детектив әсәрләр укырга ярата. Укыган һәрбер әсәрен үз күңеленнән үткәреп, алар турында яратып сөйләп тә бирә. “Иң иҗадый укучыбыз” да ул. Ул теккән эшләр бик еш безнең күргәзмәбездә урын алдылар.  Кулларыннан ”гөл тама” диләр аның турында. Аның алтын куллары теккән күлмәкләр, костюм, чалбар, итәкләрне авылда гына түгел, тирә-якта да кимәгән кеше юктыр. Озак еллар тегүче хезмәтен куйган 82 яшьлек ханым әле дә заказга күлмәкләр, бияләй, урындык киезләре, башмаклар, балалар бакчасына курчакларга төрледән-төрле киемнәр, машиналарга төрле чехоллар дисеңме һәм башка бик күп әйберләр тегә. Ул теккән әйберләрнең санына да чыгарлык түгел. Аның кул эшләренә күз салгач: “Бар бит талантлы кешеләр!”,- дип куясың. Кечкенәдән бабасы, әнисе янәшәсендә тегү тегеп мәш килгән Рәзинә апа бу һөнәрне инде 11 яшеннән үзенеке итә. Аның өендә күпләп гөл-чәчәкләр үстерүен дә әйтеп үтәргә кирәктер. Әйе, иҗадый кеше буларак, Рәзинә апа һәрнәрсәдән матурлык таба, үз куллары белән аны тудыра да белә.  Өе һәрвакыт чиста-пөхтә, һәрнәрсә үз урынында. Рәзинә апа 40 ел кайнана, 30 ел килен белән бик тату гомер итә. Кечкенәдән әтисез калган оныкларын да тәрбияләшә ул. Оныклары аны яратып әти-әби дип йөртә. Әнә шундый тырыш, сабыр, тәвәккәл кеше ул безнең Рәзинә апа. Аңа тән сихәтлеге, зиһенле тормыш, бәхетле озын гомер телибез!