Хасаншаихская сельская библиотека - филиал № 48

“Һәрвакыт булсын Әни!” Кичә хөрмәтләү

28 ноябрь көнне Хәсәншәех мәдәният йортында Әниләр көненә багышланган бәйрәм программасы булып узды, анда мәктәп укучылары һәм аларның әти-әниләре катнашты. Алар әниләргә багышлап матур, матур җырлар, биюләр, шигырләр әзерләгәннәр. Ике сәгать вакыт сизелми дә үтеп китте. Бәйрәм шундый да бай эчтәлекле, матур һәм ихлас килеп чыкты. Артистларга исә тамашачыларның күңелле елмаюлары һәм җылы алкышлары бүләк булды. Зал тулы иде. Әлеге очрашу авылыбызның талантларга бай булуын тагын бер кат раслады.