Хасаншаихская сельская библиотека - филиал № 48

Мәүлет бәйрәмендә

Мәүлет бәйрәме-иң зур бәйрәмнәрнең берсе. Мөхәммәт пәйгамбәрнең туган көнен бәйрәм итү... 24 ноябрь көнне безнең Хәсәншәех мәдәният йортында да Мәүлет бәйрәме узды. Кичәне Арча районы мөхтәсибәте мөгаллимәләре әзерләде һәм алып барды. Бәйрәм районыбыз мөхтәсибе Раил хәзрәт Гыйляҗев вәгазе белән башланып китте. Пәйгамбәребезне зурлаган кичә вәгазьләр сөйләү, дини шигырьләр уку, мөнәҗәтләр башкару белән үрелеп барды. Бик җылы, күңелгә рәхәт кичә булды ул. Барлык катнашучыларга, бәйрәмне оештыручыларга зур рәхмәтебезне белдерәбез.