Хасаншаихская сельская библиотека - филиал № 48

“Тукай туган көндә” Шигырь бәйрәме

26 апрель безнең китапханә 1-4 сыйныф укучылары, укытучылары белән Габдулла Тукайның туган көнен билгеләп үтте.

Әлеге сыйныф укучылар Г.Тукайның әсәрләрен иң күп укучылар да, аңа багышланган бәйгеләрдә, төрле чараларда иң актив катнашучылар да. Бүген алар бик матур итеп, сәнгатьле итеп Тукайның шигырьләрен сөйләделәр. Рәхмәт сезгә, балалар!

Әйе, Г.Тукайның үлемсез әсәрләре бүген дә әле безнең замандаш булып яшиләр, халык күңеленең иң нечкә кылларын тибрәтәләр. Без аның иҗатының бөеклегенә сокланабыз, аны зурлыйбыз, укыйбыз!

Кичәбез барышында шулай ук китапханәгә кайткан яңа китаплар белән дә таныштык.