Хасаншаихская сельская библиотека - филиал № 48

“Ил йолдызы” Әдәби-музыкаль кичә

22 апрель Хәсәншәех Мәдәният йортында бөек шагыйребез Габдулла Тукайның 130 еллыгы уңаеннан бик матур  бәйрәм кичәсе  үтте.

Бәйрәм мәктәп укучылары әзерләгән ярминкә белән башланып китте.  Ярминкәдә нинди генә сый-нигъмәтләр юк иде.

         Әйе, без Тукайны яратабыз, зурлыйбыз. Аның шигырьләрен, әкиятләрен укыйбыз, җырларын башкарабыз. Бүгенге кичәдә аның шигырьләре инглиз, рус телләрендә  дә яңгырады. Укучылар аңа багышлап иҗат иткән шигырьләрен тәкъдим иттеләр. Бәйрәмебез Тукайның иҗатына, тормышына һәм аңа багышлап уздырылган чараларда катнашкан укучыларның уңышлары турындагы презентация  белән үрелеп барды. Искиткеч җанга рәхәт кичә булды. Хәсәншәех авылы халкы Тукайны  әнә шулай бик олылап искә алды.