Хасаншаихская сельская библиотека - филиал № 48

“Без Тукайны укыйбыз!" Акция

Татар халык шагыйре Габдулла Тукайның 130 еллыгы уңаеннан безнең китапханә акция игълан иткән иде.

                Бу акциядә безнең укучыларыбыз бик актив катнашты. Аның бик күп әсәрләрен укыды, сәхнәләштерде, шигырь, җырларын башкарды.  Төрле бәйгеләрдә катнашты һәм призлы урыннар яулады.

4 сыйныфтан Гарифуллина Индира республика балалар китапханәсе игълан иткән “Г.Тукай әкиятләре-илһам чишмәсе” исемле иҗат бәйгесендә катнашып район турында 3 урынны алды. 1 сыйныфтан Хамидуллина Камилә, 5 сыйныфтан Хабибуллин Надир   Тукайның 130 еллыгы уңаеннан Казанда үткән республика күләм шигырь конкурсында беренче урынны алып кайттылар.

 “Тукай рухы һәрчак күңелдә” “Укучылар тарафыннан иҗат ителгән Габдулла Тукай турында төрле жанрдагы әсәрләр” юнәлеше:

Хәйретдинова Лилия Данис кызы (9 класс)  – 2 урын;

Гафетдинов Айрат Равил улы  (8 класс) – “Шигырь остасы” номинациясе җиңүчесе.

“Казаныбызда Тукайга бәйле истәлекле урыннар” юнәлеше:

Закирова Галия Илһам кызы (8 класс) - 2 урын. 4 нче сыйныф укучылары "Тукай әсәрләренә нигезләнеп" исемле регионара бәйге җиңүчеләре. Саный китсәң алар бик күп.