Хасаншаихская сельская библиотека - филиал № 48

“Тарихи романнар остасы” Әдәби сәяхәт

Бүген, 25 октябрь, халык язучысы, Тукай бүләге иясе, тәрҗемәче, Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре, драматург, “Ел кешесе” Нурихан Фәттахның тууына 90 ел тулу уңаеннан Хәсәншәех авыл китапханәсендә  “Тарихи романнар остасы”  дип исемләнгән әдәби сәяхәт узды. Ерак тарихыбызга юл сузучы Нурихан Фәттахның иҗаты гаҗәеп күп тармаклы һәм мул җимешле. Ул тарихи романнар остасы да. Мең ел артка чигенеп, яки аннан да иртәрәк булган тарих битләрен әдәбиятта Нурихан Фәттах ача башлады. Бу дәвер кешеләренең телен, гореф-гадәтләрен берәү дә әле белмәгән, өйрәнмәгән вакытта бу эшне ул беренче булып тәкъдим итте. Борынгыларыбызның ул тәкъдим иткән,  ул ачкан яшәү, сөйләшү-аралашу рәвеше безне, укучы буларак ышандыра, дулкынландыра, әсәрләндерә һәм сокландыра.

 Мин үзем күбрәк  тарихи китаплар укырга яратам. Әйе, Нурихан Фәттахның романнары уку өчен кызыклы һәм мавыктыргыч. Аның әсәрләренә соклануымны белдермичә кала алмыйм.  Язу рәвешенә, һәр җөмләнең, һәр сүзнең кадерен белеп, үзенчәлекле итеп язылуына сокланам. Шуңа да сезгә дә укырга тәкъдим итәм!