Хасаншаихская сельская библиотека - филиал № 48

“Таныш булыгыз-яңа китаплар!” Яңа китаплар күргәзмәсе

Хәсәншәех авыл китапханәсендә  яңа китаплар күргәзмәсе эшли. Укучыларга искиткеч тирән эчтәлекле әсәрләр- Мәхмүт Хәсәновның “Язгы аҗаган”, “Саф җилләр”, Ибраһим Сәлаховның “Колыма хикәяләре”, Нурислам Хәсәновның роман, повестьлары тәкъдим ителә. Күргәзмәдә тәкъдим ителгән әдәбият арасында яңа авторларның әсәрләре дә бар, шулай ук балалар өчен китаплар да урын алган. Күп кенә китап укучылар өйдә уку өчен яңа китаплар сайлап алдылар инде.