Хасаншаихская сельская библиотека - филиал № 48

Язучылар белән очрашу

6 октябрь көнне онытылмаслык бик матур вакыйга булды, туган авылы Мирҗәмгә иҗатташ дуслары белән галим, язучы Рифат Җамал кайтты. Алар танылган шагыйрьләр, Татарстан Язучылар берлеге әгъзалары- Фоат Галимуллин, Шәмсия Җиһангирова, Алмаз Хәмзин, Зиннур Мансуров. Тамашачының чыгышларны бик җылы кабул итүләре, көчле алкышлары кунакларны сөендерде. Очрашу вакыты сизелмичә дә үтеп китте һәм хис-кичерешләргә бай булды. Искиткеч рәхәт шигъри-музыкаль кичә булды ул.