Хасаншаихская сельская библиотека - филиал № 48

“Бүләк итик йөрәк җылысын” Зирәклек һәм җылылык кичәсе

Өлкәннәр көне барыбыз өчен дә үзенчәлекле бәйрәм. Анда-җылылык һәм зирәклек, хөрмәт һәм ярату. Әлеге көнне бәйрәм итү уңаеннан Хәсәншәех авылы мәдәният йортында өлкәннәр өчен  “Бүләк итик йөрәк җылысын”  дигән бәйрәм чарасы узды. Кичә барышында бик күп матур теләкләр, рәхмәт сүзләре яңгырады. Бәйрәм бик җылы, күңелле үтте. Үзэшчән сәнгать осталары чыгышы белән үрелеп барган бу бәйрәмдә талантлы биюче балалар төркеме һәм өлкәннәр дә актив катнашты.