Хасаншаихская сельская библиотека - филиал № 48

“Таныш моңнар” Зур концерт

1 октябрь-Өлкәннәр көне уңаеннан авылдашыбыз, Муса Җәлил бүләге иясе Сурия Бариева, аның дуслары-халыкара һәм республика конкурслары лауреаты “Мирас” ансамле җырчылары авыл халкына истә калырлык искиткеч бәйрәм программасы тәкъдим итте. “Мирас” хор коллективы 55 яшьтән 88 яшькә кадәрге ветеранны берләштерә. Концерт программасында татар халык җырлары, элекке һәм хәзерге авторлар әсәрләре, җырлары яңгырады.