Хасаншаихская сельская библиотека - филиал № 48

“Бу гаҗәеп китаплар дөньясы” Мәгълүмат көне

28 сентябрь көнне Хәсәншәех авыл китапханәсендә “Бу гаҗәеп китаплар дөньясы” дип исемләнгән мәгълүмат көне үтте. Бу көнгә багышлап төрле чаралар оештырылган иде. Көн дәвамында китапханәгә килүчеләр китап күргәзмәләрендә урын алган әдәбият белән таныштылар, яңа китаплар буенча күзәтү ясалды, әңгәмәләр үтте. Мәгълүмат көне балалар бакчасында башланып китте, анда балалар игътибарына кызыклы һәм матур бизәлешле китаплар тәкъдим ителде, нәниләр белән дидактик уеннар уйнадык, кычкырып укуларда катнаштык. Мәгълүмат көне китапханәгә килүчеләргә бик күп тәэсирләр бүләк итте, аралашу, фикер алышу, өйдә укырга китаплар һәм журналлар алу мөмкинлеге бирде.