Хасаншаихская сельская библиотека - филиал № 48

“Мәрҗәни бер иде...” Әдәби портрет

“Мәрҗәни бер иде...”. Олуг галимебез Шиһабетдин Мәрҗәнинең 200 еллык юбилее уңаеннан узган чираттагы чарабыз әнә шулай аталды. Мәрҗани хәзрәтләре олуг бәдәнле вә гүзәл йөзле, озын буйлы вә сирәк сакаллы, киң маңгайлы, мәһабәт вә горур, гадәттән тыш зирәк вә сабыр, аз сүзле, ныклы белемле фикер иясе кеше була. Гомерендә, барлыгы 8-9 мең бит чамасы, утызлап төрле китап һәм мәкаләләр яза.  Яхшы атлар җигәргә, затлы туннар кияргә, купшы киенергә яраткан, үз-үзен мәһабәт һәм бай йөрткән булуы да билгеле. Замандашлары аны тәвәккәл, йөрәкле, максатчан һәм үҗәт итеп хәтерләгән. Ул 19 гасырда татарда гына түел, барлык мөселман дөнъясында да иң якты йолдызларның берсе булган... Укучылар язучының тормыш һәм хезмәт юлы белән танышканнан соң, кызыксындырган сорауларына җавап алдылар. Әңгәмә соңында балалар өйдә укыр өчен китаплар сайладылар.