Хасаншаихская сельская библиотека - филиал № 48

“Кино һәм китап” Әдәби кунакханә


Кино һәм китап бик тыгыз бәйләнештә. Иң беренче китап була, ә аннан соң шул әсәрләрне экранлаштыра башлыйлар. Әйбәт экранлаштырылган китапны карагач, күпләр аның китабын укырга ашыгалар.

 Чара “Туган көнең белән, Китап!” исемле юбиляр китаплар күргәзмәсенә күзәтү һәм экран аша танышу белән башланып китте.

 А.П.Чеховның данлыклы  «Ванька»  әсәре язылуга 130 ел. Һәркемнең күңел колларын тибрәтә торган әлеге әсәрне укучы үз йөрәге аша үткәрде, күзләре дымланды.

Антон Павлович Чехов-бөек рус язучысы, үзенең 26 ел әдәби эшчәнлеге дәверендә меңгә якын әсәр иҗат иткән. Алардан башка бүген киноны да, сәхнәне дә, китапханәләрне дә күз алдына китереп булмый. Мин үзем Чеховның әсәрләрен бик яратып укыйм.

Сүз шулай ук А.С.Пушкин, К.И.Чуковский, А.Грин, Д.Свифтның әсәрләре һәм башка күп кенә “юбилярлар”китаплар турында булды.

“Бүген кино була! Кино!” бала чактагы аваз әле дә колак төбендә ишетелгәндәй. Авылда кино булган көн бер зур бәйрәм иде. Киномеханик үзенең дәрәҗәсен белеп кенә игълан элеп куя. Очраган һәрбер кешенең авызында бер сүз: “Кинога барасыңмы?”... Кичә барышында әнә шулай үзебезнең балачак елларын да урап уздык, ул заманнарда  киномеханик булып эшләгән Тәбрис Фәхретдинов белән бик кызыклы әңгәмә кордык. Ә очрашуны Г.Тукайның “Кисекбаш” әкияте дәвам итте. Бу мультфильм барыбызга да шундый ошады. Әлеге кызыклы да, файдалы да очрашу һәркемнең күңеленә хуш килде. Очрашудан соң укучылар китапханәгә китап алырга ашыкты.