Хасаншаихская сельская библиотека - филиал № 48

“Алиш исеме күңелләрдә мәңге сакланыр...” Әдәби викторина

15 сентябрь көнне Хәсәншәех авыл китапханәсендә башлангыч сыйныф укучылары өчен Абдулла Алишның тууына 110 ел тулуга багышланган “Алиш исеме күңелләрдә мәңге сакланыр...” исемле виртуаль күргәзмә ярдәмендә әдәби танышу үтте. Абдулла Алиш татар совет шагыйре, язучы, хикәяләр җыентыклары, драматик әсәрләр авторы, әмма ул аеруча  әкиятләре белән танылган. Чара барышында балалар язучының әкиятләре буйлап сәяхәт иттеләр, әдәби викторина сорауларын җавап бирделәр. Шулай ук балалар өчен «Язучы да Алиш, батыр да»дигән китап күргәзмәсе дә оештырылды.