Хасаншаихская сельская библиотека - филиал № 48

“Укучының мәдәни көндәлеге” Бердәм мәдәният дәресе

14 нче сентябрь көнне Хәсәншәех авылы мәктәбендә Бердәм мәдәният дәресе үтте. Чара диалог формасында узды. Балаларга элеге көндәлекнең ни өчен кирәклеге, аны тутыру  тәртибе аңлатылды. Бу көнне башлангыч сыйныфларда укый торган 33 бала үзләренең “Укучының мәдәни көндәлеге”ен алды һәм китапханә, музей, театрларга барырга, бәйгеләрдә актив катнашырга сүз бирде. Аларга уңышлар юлдаш булсын!