Хасаншаихская сельская библиотека - филиал № 48

“Һәр тарафтан Тукай җырын тоям, сукмагымда –Тукай эзләрен” Фестиваль

13 апрель көнне, Пөшәңгәр авылы мәдәният йортында Г.Тукайның тууына 130 ел тулуга багышланган сәнгать фестивале үтте. Биредә Апаз авыл җирлегенә кергән Хәсәншәех, Апаз, Пөшәңгәр, Мирҗәм авыллары Мәдәният йортлары, китапханәләр катнашты. Тукайның шигырьләрен, аның сүзләренә язылган җырларын тыңлап, әкиятләрен карап ләззәтләнеп утырдым. Жюри әгъзаларына да шактый авыр бурыч төште, яхшылардан-яхшыларны сайлап алу җиңел булмады. Катнашучылар искиткеч сәхнә осталыгы, халыкчанлыгы белән аерылды. Бигрәк тә Апаз авлыннан Алмаз Фәйзрахманов “Пар ат” җырын башкарганда, Алсу Фәйзиева Тукайның “Теләнче” шигырен укыганда йөрәк өзгеч итеп бирүләренә сокландым. Хәсәншәех авылыннан “Җир йокысы” җырын башкарган Алия Газизова , “Таз” шигырен сөйләгән   Надир Хәбибуллинның, “Җанкайларым, малкайларым” әкиятен сәхнәләштергән  4 сыйныф укучыларының һәм Вәкил Әхмәтовларның чыгышларын да әйтеп үтәсем килә. Пөшәңгәр, Мирҗәм авылларыннан килгән катнашучыларның да һәрбер номерлары игътибарга лаек иде. Кичәгә килгән һәркем үзенә рухи азык алды, рәхәтләнеп ял итте.