Хасаншаихская сельская библиотека - филиал № 48

“Исәнме, яңа китап!”

3 нче сентябрь көнне Хәсәншәех авыл китапханәсендә яңа кайткан китаплардан  “Исәнме, яңа китап!” дип исемләнгән яңа китап көне үтте. Көн дәвамында укучылар китапханәдә күргәзмәләрдә урын алган яңа китаплар белән танышты, өйдә укырга китаплар алды. Китап көне мәктәптә башланып китте. 1 сыйныф укучылары өчен китап турында әңгәмә узды. Балалар рәхәтләнеп яңа китаплар белән танышты, аларның авторлары турында кызыклы мәгълүмат алды.