Хасаншаихская сельская библиотека - филиал № 48

“Ак кәгазъдә күңел нурлары”

Хәсәншәех авыл китапханәсендә халык шагыйрьләре  Роберт Минңнуллин һәм Равил Фәйзуллин юбилейлары уңаеннан “Ак кәгазъдә күңел нурлары” исемле әдәби сәгать үтте. Шагыйрьләрнең иҗаты, тормыш юлларына күзәтү ясалды, чара китап күргәзмәсе һәм медио презентация ярдәмендә тулыландырылды. Кичә барышында аларның шигырьләре укылды, җырлары җырланды.