Хасаншаихская сельская библиотека - филиал № 48

Хәсәншәехта китап укырга яраталар

Хәсәншәех авыл китапханәсе матур әдәбият әсәрләрен яратып укучы өлкәннәрне әдәби скамейкага җыйды.

Безнең китапханәдә өлкәннәрнең ялын оештыру буенча бай эш тәҗрибәсе тупланган. Ел буена без 100 дән артык өлкән кешеләргә хезмәт күрсәтәбез. Бу төркем укучылар бик рәхмәтле, бик актив, һәрвакыт массакүләм чараларда бик теләп катнаша. Шулай ук без аларның өйләренә барып хезмәт күрсәтүгә дә зур игътибар бирәбез. 24 август көнне алар өчен әдәби скамейка оештырдык. Пенсинерлар һәм аларның оныклары игътибарына кызыклы, яңа  китаплар һәм журналлар тәкъдим иттек, укылган китаплардан алган тәэсирләр белән бүлештек, фикер алыштык.