Хасаншаихская сельская библиотека - филиал № 48

“Туган ягым, нинди гүзәл син!” Табигатькә сәяхәт

23 июнь көнне Хәсәншәех авыл китапханәсе  табигатькә “Туган ягым, нинди гүзәл син!” исемле сәяхәт оештырды. Безнең туган ягыбызның табигате бик матур. Саф чиста чишмәләре, яшел болыннары, яхшы кешеләре белән дан тота ул. Җәй көне ул тагын да матурая. Без җәйге лагерь балалары белән “Изгеләр” чишмәсенә бардык. Алар зур кызыксыну белән авыл, елга, чишмә  исемнәренең килеп чыгышы, тарихы турында тыңладылар. Мавыгып “Барысын да белергә телим!”, “Җавап бирегез, сез КЕМГӘ әвереләсез, ӘГӘР...”, “Иң, иң” дигән викторина сорауларына җавап эзләделәр. Безнең  мавыктыргыч та, файдалы да әлеге сәяхәтебез балаларга бик ошады.