Хасаншаихская сельская библиотека - филиал № 48

“Пушкин әкиятләренә сәяхәт” Әкияти сәяхәт

 

Хәсәншәех авыл китапханәсендә Пушкин көне уңаеннан көндезге лагерь балалары белән  “Пушкин әкиятләренә сәяхәт” исемле әкияти сәяхәт үтте. Электрон презентациягә кушылып Пушкинның тормыш һәм иҗат сукмаклары, әкиятләре буенча сәяхәт кылдык. Викторина, тест сорауларына җавап эзләдек. “Мин кабат Пушкинны укыйм” исемле китап күргәзмәсе тәкъдим ителде. Бәйрәмебез уен дискотека белән дәвам итте. Чара ахырында балалар өйдә укыр өчен китаплар сайлап алдылар.