Хасаншаихская сельская библиотека - филиал № 48

“Әй, күңелле балачак!” Уенлы бәйге

1июнь-Халыкара балаларны яклау көнендә Хәсәншәех мәктәбе ишегалдында балалар өчен бәйрәм оештырылды. Бәйрәмдә без, мәдәният хезмәткәрләре дә катнаштык. Башлангыч сыйныф укучылары белән күз бәйләп әйбер кисү уены оештырдык, төрле ярышларда катнаштык. Әлеге бәйрәм балаларга да, укытучыларга да, безгә дә онытылмаслык мизгелләр, шатлык бүләк итте.