Хасаншаихская сельская библиотека - филиал № 48

Бүген Соңгы кыңгырау бәйрәме

Бүген, 24 май, Хәсәншәех төп гомуми белем мәктәбендә “Соңгы кыңгырау” бәйрәме гөрләп узды. Елдагыча әлеге бәйрәмгә без, мәдәният хезмәткәрләре дә чакырулы иде. Кадерле чыгарылыш сыйныф укучылары! Сезне чын күңелдән Соңгы кыңгырау бәйрәме белән котлыйбыз. Барлык уй-хыялларыгыз һәм омтылышларыгыз чынга ашсын. Алда торган имтиханнарыгызны уңышлы тапшыруыгызны телибез! Хәерле юл сезгә! Кадерле укытучылар! Сезгә зур иҗади хезмәтегез өчен, авыр, һәм сөенечле тагын бер чыгарылыш укучылары өчен зур  рәхмәт!