Хасаншаихская сельская библиотека - филиал № 48

“Онытылмас шәхес” Ретро танышу

18 май Хәсәншәех авыл китапханәсе күренекле татар әдибе Н.Думавиның тууына 135 еллыгы уңаеннан 6 сыйныф укучыларын “Онытылмас шәхес”  исемле ретро танышуга чакырды. Язучының иҗаты, тормыш юлына күзәтү ясалды, видео язмадан шигырьләрен тыңладык, әдип үзе, улы Чыңгыз Тахтамышев язып калдырган истәлекләргә тукталдык. Нәҗип Думави – төрле жанрларга караган бай әдәби мирас калдырган олуг шәхес. Ул-кызыклы шагыйрь, прозаик, публицист, әдәби тәнкыйтьче, тәрҗемәче, педагогик хезмәтләр, дәреслекләр авторы. Аның хәзергә хисапка алынган эшләре- 553. Нәҗип Думави иҗади сәләткә, сүрәтле фикерләүгә, бай әдәби телгә ия язучы. Аның әсәрләре язылуга гасырдан артык вакыт узып китсә дә искермәгәннәр әле. Әдипнең әсәрләре искиткеч, җиңел укыла, хәтердә тирән уелып кала. Ул калдырган иҗат мирасы һәм андагы рухи яктылык – безнең мактанычыбыз һәм горурлыгыбыз.