Хасаншаихская сельская библиотека - филиал № 48

“Габдулла Тукай әкиятләре-илһам чишмәсе” Иҗат күргәзмәсе

Республика балалар китапханәсе 3-4, 5-6 сыйныф укучылары өчен әнә шундый исемдә балалар иҗаты бәйгесе игълан иткән иде. Укучылар бу бәйгегә хайран гына эш тәкъдим итте. Һәм нәтиҗәле урыннарга да лаек булдылар.

 Әлеге бәйгедә 1 сыйныф укучылары да бик теләп катнашты. Аларның иҗат эшләре безнең китапханәбездәге “Тукай иленә сәяхәт” дип исемләнгән китап күргәзмәсендә урын алды. 18 март көнне шушы китап күргәзмәсе буенча  обзор үтте. Обзордан соң укучылар Г.Тукайның кайсы әкиятен яратып укулары, нинди әсәргә һәм ни өчен иҗат эшләре ясаулары турында сөйләде.

         Бүген аларның иҗаты белән сезне дә таныштырып үтәсем килә.