Хасаншаихская сельская библиотека - филиал № 48

“Тукайны укып үсәбез” Шигырь укучылар бәйгесе

26 апрель, Габдулла Тукай туган көндә, Хәсәншәех балалар бакчасында бөек шагыйребезнең туган көне уңаеннан “Тукайны укып үсәбез” исемле шигърият бәйрәме узды. Әлеге бәйрәмгә китапханә, мәдәният йорты, мәктәп укучылары кунак итеп чакырылган иде. Нәни дусларыбыз берсеннән-берсе матур итеп Г.Тукайның шигырьләрен татар, рус, инглиз телләрендә сөйләде, аның сүзләренә җырлар башкарды, биеде. Шулай ук балалар янына бәйрәмгә Тукайның геройлары-Шүрәле, Су анасы, Кәҗә белән Сарык та килгәннәр иде. Шөкер, балалар нинди сәләтле, булдыралар бит, дип сокланып, куанып уктырдым. Искиткеч матур, рәхәт кичә булды ул.