Хасаншаихская сельская библиотека - филиал № 48

"Йөрәкләрдә һәм китапларда-сугыш ядкаре” Китап күргәзмәсе янында сөйләшү, фикер алышу

Хәсәншәех авыл китапханәсе Бөек Җиңүнең 73 еллыгы һәм китап атналыгы уңаеннан 8 нче сыйныф укучыларын үзенә сөйләшү, фикер алышуга җыйды. Бу чарабызның максаты сугыш чоры язучылары һәм аларның үлемсез әсәрләре белән танышу, аларны укучыга тәкъдим итү. Халкыбызның сугыш чорында кылган батырлыкларын хөрмәт һәм соклану белән искә алу. "Йөрәкләрдә һәм китапларда-сугыш ядкаре” дигән бу чара зур кызыксыну уятты, укучылар аны бик яратып кабул итте. Чарада катнашучылар язучыларыбыз, аларның әсәрләре турында күп кенә мүгълүмат алды. Балалар үзләре дә яратып сугыш турында укыган китаплары турында сөйләде.