Хасаншаихская сельская библиотека - филиал № 48

“Сәхнәдә-КИТАП!” Театраль тамаша

Хәсәншәех мәдәният йортында матур, күңелле тамаша булып узды. Китапны укучыга тагын да якынайту максатыннан китапханәбезнең актив китап укучылары, мәдәният  йортының үзэшчән театр коллективы авыл халкына драматург, прозаик һәм актёр Аманулланың (Әмир Аман улы Камалиев) “Итәкле кияү” спектаклен тәкъдим итте. Китап укучы артистларыбыз Илшат Камалиев, Равилә Фәхретдинова, Тәбрис Фәхретдинов, Рашит Гафуров, мәдәният йорты директоры Фирдүс Хамматов  үз рольләрен искиткеч осталык белән башкардылар. Зал тутырып килгән тамашачы спектакль тәмамланганчы рәхәтләнеп көлеп утырды.