Хасаншаихская сельская библиотека - филиал № 48

“Мәрхәмәтле Татарстан” Эстафета

 “Язгы мәрхәмәтлелек атнасы” уңаеннан, “Мәрхәмәтле Татарстан” эстафетасына кушылып, Хәсәншәех авыл китапханәчесе өлкән китап укучылары янында булды, хәлләрен сорашты, матур эчтәлекле китаплар тәкъдим итте. Рәзинә апа 80 яшьтән өлкән булуына карамастан 27 елдан артык инде китапханәбезнең актив китап укучысы. Рашит абый да күп еллар китапханәбезнең даими укучысы. Алар бик күп  газета-журналлар укыйлар. Илдә барган барлык яңалыклардан да хәбәрдәр булып торалар. Бүгенге тормыштан бик канәгать алар. Өйләре җылы, чиста, матур. Дөньялар тыныч булсын, диләр алар.