Хасаншаихская сельская библиотека - филиал № 48

“Мин яратам сине, тормыш!” Бәйрәм кичәсе

8 Март-Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан Хәсәншәех авылы мәдәният йортында “Мин яратам сине, тормыш!” дигән искиткеч рәхәт, бай эчтәлекле бәйрәм кичәсе үтте. Кичәне мәктәп коллективы әзерләде. Чара Хәсәншәех балалар бакчасы хезмәткәрләре оештырган мәрхәмәтлелек ярминкәсе белән башланып китте. Без әнә шулай белем бирү, мәдәният, җәмәгать оешмалары,  җирле идарә органнары бергә хезмәттәшлек итәбез, шуңа кичәләребез бик матур үтә, халык та күпләп йөри.