Хасаншаихская сельская библиотека - филиал № 48

“Иң татлы тел-туган тел” Күңел ачу фольклоры

Хәсәншәех авыл китапханәсе мәдәният йорты белән берлектә С.Т.Аксаков исемендәге балалар һәм яшүсмерләр өчен Ульяновск өлкәсе китапханәсе оештырган “Безнең тамырлар. Фольклор укыйбыз” Бөтенроссия акциясендә катнашып мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән “Иң татлы тел-туган тел” исемле күңел ачу кичәсе үткәрде. “Халык авыз иҗаты” дөньясы буйлап сәяхәт итеп балалар рәхәтләнеп төрле уеннар уйнады, биеде,  табышмакларга җавап эзләде, безнең арттан тиз әйткечләрне кабатларга тырышты, мәкальләр, такмаклар, такмазалар, санамышлар әйтеште. Кичә “Туган тел” җыры белән тәмамланды. Файдалы да, кызыклы да әлеге очрашуыбыз бик җанлы үтте һәм тагын очрашырга сүз куештык.