Хасаншаихская сельская библиотека - филиал № 48

“Китаплар иленә сәяхәт” Әдәби күзәтү

19 февраль көнне 1 сыйныф укучылары Гүзәлия апалары белән Хәсәншәех авыл китапханәсендә кунакта булдылар. Алар өчен “Китаплар иленә сәяхәт” исемле әдәби күзәтү уздырылды. Балалар бик кызыксынып  китап күргәзмәләре, яңа китаплар белән таныштылар, шулай ук китапны саклап тоту, китап сайлау  кагыйдәләре, китапханә тарихы белән дә таныштылар. Әкиятләрдән өзекләр укыдык. Бу көнне чарада 10 укучы катнашты, 36 китап бирелде. Әлеге очрашу безнең барыбызга да бик ошады.