Хасаншаихская сельская библиотека - филиал № 48

“Төп йорт килене-2016” Бәйге

18 февраль көнне Апаз авылы Мәдәният йортында “Төп йорт килене”  дип исемләнгән зона бәйгесе узды. Биредә 8 килен ярышты. Безнең өчен иң игътибарга лаеклысы Хәсәншәех авылыннан Алисә Зәкиева иде.

Килен-кайнана темасы, мәхәббәтнең үзе шикелле үк, мәңгелектер, мөгаен. Башкача мөмкин дә түгел, ике йөрәкнең  кушылуы, ике анадан туган балаларның бер җан булып яши башлавы, килен-кайнана төшенчәсенә барып тоташа. Бергә яши башлаганчы ук кайнанасы турында уйлый башлаган, кайнанасы барлыгын белгәч, егетен ташлаган кызлар барлыгы да сер түгел... Әмма бүген, Хәсәншәех авылы килене Алисәнең күңел көндәлегенә күз салгач, сезнең дә күңелегез яктырып, сафланып китәр.  

Алисә тумышы белән Казан кызы. Аңа  2 яшь вакытта әти-әниләре Балтач поселогына кайтып төпләнә. Алар гаиләдә 2 кыз бала.  Алисә югары белемле. Һөнәре буенча - экономист менеджер. Ул кечкенәдән бик тырыш. Институтта укыган елларында ук “Мираж” кунакханәсенең фитнес клубында администратор булып эшли.

2009 елда Хәсәншәех авылының уңган егете Рафис Зәкиев белән гаилә корып җибәрәләр.  Бүгенге бәйрәм көнендә, Алисәнең килен булып төшүенә 7 ел булган. Бу гаиләдә  бер кыз, бер малай  үсеп килә.

 -Язмышыма шундый рәхмәтле мин. Теләсә кайсы вакытта кайнанам белән киңәшләшә алам. Ул күпме тапкырлар тормышта килеп туган киртәләрне лаеклы үтәргә көч бирде. Ул минем үз әниемә әверелде.  Кайнанамның сабырлыгын, гадилеген, бала җанлы булуын үземә өлге итеп алам. Алга таба да шулай яшәргә, балаларыбызны бергә-бергә иманлы, әдәпле итеп үстерергә язсын!

Минем кайнанам Мария исемле. Аңа 73 яшь . Ул мәхәббәте хакына ислам динен кабул итә. Кайнатам Рәшиткә кияүгә  чыккач исемен Мәрьямга үзгәртә. Биш баласына саф татарча исемнәр кушып, аларны татар рухында тәрбияләп үстерә. Бүген балалары, 13 оныклары бәхетенә куанып яши. Биш баласының да төп йортны хөрмәт итеп, туганлыкны, гореф-гадәтләрне саклап яшәүләре дә кайнанам тәрбиясеннән дип уйлыйм, ди Алисә.

Кыскасы, бу  өй эчендә күңелгә рәхәтлек бирә торган үзгә бер тормыш кайный. Гаилә башлыгы Рафис өчен бу гадәти күренешләр – күнегелгән тормыш. Төп йорт әнә шундый булырга тиештер ул, чыннан да. Ә барысын да көйләп, тигезләп, һәркемнең күңелен күреп үзәктә Алисә бөтерелә. Әйе, безнең Алисә эшчән, миһербанлы, өлкәннәрне хөрмәт итә, туганнарына, күршеләргә карата да ачык йөзле, кунакчыл. Кайнанасына “әни” сүзен дә әйткән өстенә әйтә ул. Биш вакыт намаз укый. Мәчеткә йөреп коръән укырга өйрәнә.

 Килендәшләре  дә: «Төп йорттан туган-тумача өзелми. Ул һәрвакыт якты йөз белән кунак итә. Ярдәм кирәк булса да, киңәш сорасак та аңа мөрәҗәгать итәбез”, ди. Алисәнең килешле биюләре белән авыл бәйрәмнәренә ямь өстәп яшәвен дә әйтеп узасым килә.

-Тормыш иптәшемнән дә уңдым. Ул һәрчак тыныч, төпле фикерле, фәлсәфә яратучы, өлгер, чыдам, куйган максатына ирешүчән. Аның һәр көне минутына кадәр исәптә, тәртипле, йорт җанлы. Белеме буенча ул агроном. Абзар тутырып мал асрыйбыз, үзебезнең шәхси теплицабыз бар, умарта кортлары үрчетәбез. 8 гектар мәйдан җирдә  печән үстерәбез. Үзебезнең фермер хуҗалыгыбызны булдырырдык. Яңа өй җиткереп ятабыз. Кыскасы, һәрберебезгә эш җитә, ди ул.

 Кайчан гына барып керсәң дә, кайнар  аш, якты чырай, мөлаем йөз, мөгаен, нәкъ менә килен белән кайнана тату яшәгән йортта буладыр.  Авылыбызның бу күркәм гаиләсе өчен сөенеп утырам. Юк, киленнәр, кайнаналар өчен генә түгел, бу ананың улы  өчен дә! Килен-кайнана татулыгы өйне җылыта, йортка нур өсти, балаларны  ихтирам, хөрмәткә өйрәтә, буыннар чылбырын ныгыта.

Әйе, хатын – кыз – гаилә учагын саклаучы, нәселне дәвам итүче. Ә бүгенге кичәгә чакырылган киленебез Алисә исә, төп йортка килен булып төшеп, гаиләнең генә түгел, нәселнең дә дәвамын, учагын сүндермичә саклаучы. Күрүебезчә, аңа тагын да югарырак миссия йөкләтелгән -ул “Төп йорт килене”. Шуның белән дә Алисә башка киленнәргә караганда өстенрәк!

Алисәнең ике яктан да әби-бабалары үзләренең тырыш хезмәт итүләре, актив тормыш алып барулары, гадилекләре, тыйнаклыклары, гаделлекләре белән авылдашларының хөрмәтен яулаган кешеләр. Башкалар шикелле үк чыпта сукканнар, мал-туар асраганнар, иген икәннәр, кош-кортын үстергәннәр, бәрәңге-яшелчәсен утыртканнар.

 Кайнанага ярап, ир көйләп, балалар тәрбияләп, иркен биек йортлар җиткереп, өй җиһазлап, өс-баш арттырып, терлек туар асрап, оя-оя каз-үрдәк үстереп, Коръән ашлары уздырып, концерт-тамашалар куеп, иртәнгене бүгеннән ниятләп, кыскасы авыл тормышының җаен белеп яшәүче һәм авылны яшәтүче “Төшкән җирдә таш булырга” дип килеп үз булган киленебез Алисә безнең авылыбыз горурлыгы. Рәхмәт сиңа, Алисә! Рәхмәт сезгә, Мария апа!